• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды.  Гыйльми совет утырышын ректор Л. Н.Ногманова ачып җибәрде, ул институт хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

«2023 елга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт бурычы турында» доклад белән фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова һәм укыту-методик эш буенча проректор Г. Х. Сагеева чыгыш ясады. «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 2020-2022 елларда грантны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге башлыгы В.И. Атагунов сөйләде.

Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең инновацион мәйданчыклары эшчәнлеге турында хисаплар тыңланды, фикер алышынды, докладчылар – программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры Г.А. Зияева һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Э. Р. Шәймөхәммәтова.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан ителде.

Фотогалерея: