• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыкаль культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының 30 нчы балалар музыка мәктәбе белән берлектә онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында очрашу үткәрде (алга таба– Фестиваль).

Фестивальнең төп максаты – белем - тәрбия бирү практикасында музыкаль халык мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен тәкъдим итү.

Фестиваль барлык белем дәрәҗәләрендәге педагоглар җәмгыятенә адреслана. Очрашу барышында мәктәп директоры Ю.З. Камалова фестивальдә катнашучыларны этномәдәни һәм төбәк компонентларны өстәмә гомуми белем бирү программалары һәм укучыларны профильле рәвештә әзерләү программаларын гамәлгә ашыру практикасы белән таныштырды.

Укытучылар тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар тыңлаучыларны балалар өчен ансамбль музыка инструментларын үзләштерү, шулай ук халык-җыр ансамблендә башкару күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү буенча методик алымнар белән таныштырдылар.  Концерт программасында мәктәпнең иҗат коллективлары тәкъдим ителде, аларның репертуарына халык вокаль музыкасы үрнәкләре, автор эшкәртүләре һәм инструменталь музыка күчешләре кертелгән.

23 ноябрьдә узган чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты.

Очрашуда катнашучылар һәм тыңлаучылар бу профессиональ аралашу форматының бик вакытлы һәм кирәкле булуы турында сөйләде.