• Русский
  • Татарча

«Постглобаль дөньяда социология: проблемалар һәм перспективалар» XVI Ковалев укулары Бөтенроссия фәнни конференциясе

2022 елның 17-19 ноябрендә Санкт-Петербург дәүләт университетында XVI Ковалев укулары «Постглобаль дөньяда социология: проблемалар һәм перспективалар» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре – Мәгълүмати-аналитика бүлеге башлыгы, социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Лилия Авальевна һәм Мәгълүмати-аналитика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре,  социология фәннәре кандидаты Хурамшина Айгөл Зөфәр кызы катнашты. 

Конференциянең программа комитеты тарафыннан «Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда белем бирү оешмалары роле: социологик тикшеренү нәтиҗәләре» дигән доклад хупланды, ул Россия фәнни цитаталау индексында «XVI Ковалевские чтения конференциясе материаллары» җыентыгында бастырылачак.

"XVI Ковалев укулары" Бөтенроссия фәнни конференциясе түбәндәге адрес буенча узачак: СанктПетербург шәһәре, Смольный урамы, 1/3, 9 нчы подъезд. Конференциянең пленар утырышын онлайн режимда трансляцияләү 17 ноябрьдә 10 сәгатьтә (мск) башлана.

Конференциянең программасы.

Конференциягә чакыру.

Zoom платформасында кушылу өчен сылтама:
https://zoom.us/j/91425153776?pwd=bFpvcmR2bjRiVnZuRkszNlp1bzhlQT09
Конференциянең идентификаторы: 914 2515 3776
Керү коды: 171122
 

Фотогалерея: