• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу

2022 елның 15 ноябрендә РФ Иҗтимагый палатасының «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу» темасына күчмә утырышы булды.

Утырыш эшендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, галимнәр, педагоглар - Россиянең лаеклы гражданнары буынын тәрбияләүдә кызыксынучылар барысы да катнашты. Катнашучылар чыгышларында хәзерге шартларда тәрбия эшенең актуальлеге, олыларның җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны һәм кыйммәтләрне үзләштерүдәге әһәмияте, мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхесен формалаштыруда социомәдәни мохитне исәпкә алу кирәклеге ассызыкланды.

Утырыш кысаларында эксперт фикерләре белән уйланылган, кызыклы һәм конструктив алмашу булды. 

Спикерлар арасында гавами фикер алышулар арасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы чыгыш ясады.
 
https://www.youtube.com/watch?v=8F6ACB59zqs&ab_channel=%D0%9C%D0%9F%D0%90%D0%94%D0%9E

Фотогалерея: