• Русский
  • Татарча

Террорчылыкны комплекслы профилактикалау

 

2022 елның 14 ноябрендә Россия мәгариф академиясе Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты мәйданчыгында «Террорчылыкны комплекслы профилактикалау. Экстремистик һәм террорчылык оешмаларына шәхси каршы торуның гамәли алымнары» темасы буенча вебинар узды.

Вебинарда Татарстан Республикасы Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия Аппараты җитәкчесе Илдар Шамил улы Галиев тыңлаучыларны яшүсмерләр белән профилактик эш алып барганда тәкъдим ителгән төп социаль-психологик, педагогик методлар һәм алымнар белән таныштырды.

Илдар Шамилевич экстремистик-террорчылык эшчәнлеге өчен хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү һәм «кискен төркемнәр» укучыларын үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган социаль-психологик мониторинглар уздыру өлкәсендә Татарстан Республикасының уңай тәҗрибәсе турында сөйләде.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://vk.com/video-113551114_456239592.
 

Фотогалерея: