• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен республика семинар-киңәшмәсе

2022 елның 11 ноябрендә Байлар Сабасында мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен «Авыл җирендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак социаль партнерлар белән үзара бәйләнеш» темасы буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар кысаларында «Saba Balahoner» Һөнәр шәһәре» муниципаль проекты тәкъдим ителде, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирүнең нәтиҗәле педагогик технологияләрен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы һәм Мәгълүмати технологияләр бүлеге белгече Фазлыева Фәнисә Рафаил кызы катнашты. Үз чыгышларында алар мәктәпкәчә белем бирү сыйфатының актуаль мәсьәләләренә, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә педагогның әйдәп баручы роленә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә индивидуальләшүгә һәм дифференциацияләүгә кагылдылар, баланы бакчага исәпкә кую буенча яңа хезмәтләр турында мәгълүмат бирделәр.

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалның югары мәгълүматлы һәм актуаль булуын билгеләп үттеләр, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Фотогалерея: