• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында секцияләр

2022 елның 28 октябрендә IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе (халыкара катнашу белән) «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» кысаларында секция утырышлары узды, аларда катнашучылар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазлыкны камилләштерүнең һәм үстерүнең перспектив һәм актуаль юнәлешләре буенча фикер алышуны дәвам иттеләр.

  • 1 нче секция. «Педагогик корпоратив мәдәниятнең һәм белем бирү оешмасы кадрлар сәясәтенең аерылгысыз өлеше буларак остазлык». Язмага сылтама: https://clck.ru/32XKfB
  • 2 нче секция. «Педагогларның һөнәри компетенцияләрен арттыру инструментлары буларак педагог үсешенең индивидуаль программасы һәм остазлык системасы». Язмага сылтама: https://clck.ru/32XKcB
  • 3 нче секция. «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен социаль лифтлар үсешенең нәтиҗәле механизмы буларак остазлык».
    Язмага сылтама: https://clck.ru/32XKdo
  • 4 нче секция. «Һөнәри белем бирүдә остазлык». Язмага сылтама: https://clck.ru/32XKcu
  • 5 нче секция. «Ачык челтәрле бергәлек булдыру һәм цифрлы технологияләрне үзләштерү буенча перспектив һәм һәркем файдалана алырлык технология буларак остазлык». Язмага сылтама: https://clck.ru/32XKcB
  • 6 нчы секция. «Һөнәри укыту бергәлекәре: һөнәргә төрле баскычларда кушылу юлларын гамәлгә ашыру адреслы программалары, яшь һәм тәҗрибәле педагогларның үзара баетыла торган мөнәсәбәтләре нигезендә педагогик коллективта продуктив мохит төзү». Язмага сылтама: https://clck.ru/32XM8g

Педагог-остазлар белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты республикада кызыклы һәм мавыктыргыч, педагогик бергәлекнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек белем бирергә омтыла.

 

Фотогалерея: