• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Менделеевск районы педагогларын укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «2020 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган бюджет учреждениеләренә, автоном учреждениеләргә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңүче юридик затлар исемлеген раслау турында 2020 елның 1 апрелендәге 153 номерлы боерыгын үтәү кысаларында, «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләренең өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру» чарасын гамәлгә ашыру максатларында, шулай ук «500 +» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда Татарстан Республикасы педагогларын «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы буларак укытучының компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү» һәм «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерүгә заманча якын килү» ике өстәмә һөнәри программасы буенча укытуны дәвам итә.

26 октябрь көнне Менделеевск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре системалы һәм тәнкыйди фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык өлкәсендә компетенцияләрне үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы педагоглары өчен квалификация күтәрү буенча ике өстәмә һөнәри программа модульләрен гамәлгә ашыруны төгәлләде. Дәресләрнең сайлап алынган тренинг форматы программаның билгеләнгән компетенцияләрен нәтиҗәле үстерүгә ярдәм итте. Уку йомгаклары буенча тыңлаучылар 72 сәгать күләмендәге квалификация күтәрү турында таныклыклар алачак.

Фотогалерея: