• Русский
  • Татарча

«Укытучы берләшмәләренең тикшеренү эшчәнлеге һәм креатив потенциалы» төбәкара методик конференциясе

2022 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Укытучы берләшмәләренең тикшеренү эшчәнлеге һәм креатив потенциалы» төбәкара методик конференциясен уздырды. Конференциядә 150 дән артык педагогик хезмәткәр һәм мәгариф бүлекләренең, идарәләренең методистлары катнашты.

Алты секция дискуссия мәйданчыгы эше кысаларында актуаль проблемалар турында фикер алышу узды: 

  • Инновацион педагогик технологияләр;
  • Педагогик компетенцияләрне камилләштерү контекстында һөнәри үсеш инструментлары;
  • Татар телен укыту өлкәсендә тикшеренү эшчәнлеге һәм креатив потенциал;
  • Педагогик хезмәттәшлек; 
  • Профориентация системасы: проблемалар, тенденцияләр, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары;
  • Методик ресурслар, инструментлар, идарә итү проектлары.

Конференция очрашу һәм тәҗрибә алмашу буенча уникаль мәйданчыкка, белем бирү эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә актив методистлар һәм педагоглар арасында киләчәк багланышлар турында фикер алышу урынына әйләнде. Конференциядә катнашучылар исемле электрон сертификатлар алачак, иң яхшы эшләр җыентыкка керәчәк.