• Русский
  • Татарча

«Авыл мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» республика семинары

2022 елның 27 октябреннән 28 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Урманай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында «Авыл мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» укыту семинары уздырды.

Район педагоглары алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова һәм Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицее башлангыч сыйныфлар укытучысы Ясавеева Динара Мәсгут кызы, Евлампьева Маргарита Владимировна чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү һәм төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлек оештыруның актуаль аспектларын карадылар.

Семинарда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея: