• Русский
  • Татарча

Лаеш районында «БЕРДӘМ РОССИЯ» көне

2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «БЕРДӘМ РОССИЯ» көне узды. Әлеге чара кысаларында Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм  профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзә кызы «Сыйныф җитәкчеләре һәм директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары роле» мәйданчыгында катнашты.
Эльвира Хәмзә кызы «Скулшутингны профилактикалауда гаилә һәм мәктәпнең роле» темасына лекция укыды һәм катнашучыларны яшүсмерләрнең девиант тәртибен профилактикалау өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты методик эшләнмәләре белән таныштырды.

Фотогалерея: