• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы

2022 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елга дәүләт биреме кысаларында Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеген, «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проектын гамәлгә ашыру буенча «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышын уздырды.

Сәламләү сүзе белән конференциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы мөрәҗәгать итте. Пленар утырышның модераторы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна. 

Конференция спикерлары Россия Федерациясе мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр булды:

  • Россия мәгариф академиясе Шәхес тәрбияләү һәм үстерү үзәге профориентациясенең заманча формалары һәм методлары лабораториясе мөдире, инновацион мәйданчыкның фәнни җитәкчесе Орешкина Анна Константиновна
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна
  • Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Тикшеренү һәм эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Ладилова Надежда Анатольевна
  • Урал дәүләт педагогика университеты Фәнни-методик эш һәм академик хезмәттәшлек буенча проректоры, Свердловск өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге директоры, педагогика фәннәре кандидаты Элевшева Марина Валерьевна
  • Белгородның Мәгарифне үстерү институты проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Пастюк Ольга Владимировна
  • Мәгарифне үстерү институты Белем бирү һәм проект-тикшеренү эшчәнлеге үзәге директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Ашлапова Тамара Валентиновна
  • Көньяк Сахалин шәһәренең 2 нче гимназиясе методисты, педагогика фәннәре кандидаты Швецова Валентина Михайловна

Конференциянең пленар утырышы язмасына сылтама:

https://youtu.be/fp485IbuOGE  

Спикерларның чыгышлары конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Конференциягә 500дән артык катнашучы теркәлде. Тәкъдим ителгән төбәкләр: Мәскәү шәһәре, Санкт Петербург шәһәре, Томск шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Белгород өлкәсе, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы

Фотогалерея: