• Русский
  • Татарча

Цифрлы триатлон 2022

2022 елның 27 октябрендә Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе «Цифрлы триатлон 2022» цифрлы грамоталылык һәм мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре буенча семинар уздырды. Чара Россиянең барлык төбәкләреннән мәгарифне үстерү өлкәсендә педагогларны, җитәкчеләрне һәм экспертларны берләштерде һәм тәҗрибә алмашу, цифрлы грамоталылык өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне үстерү һәм мәгълүмати иминлек буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне тәкъдим итү буенча иң эре мәйданчыкларның берсенә әверелде.

Семинарның максаты: цифрлы грамоталылык һәм мәгълүмати иминлек өлкәләрендә балаларга гомуми, өстәмә белем бирү системасында педагогик һәм идарәче кадрларның һөнәри осталыгын камилләштерү.

Семинар «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга 2022 елда үз көченә кергән төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга һәм башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү уку-укыту программаларын гамәлгә ашырганда файдалануга кертелгән электрон белем бирү ресурсларының Федераль исемлеген эшләүгә бәйле актуаль мәсьәләләрне яктыртырга тиеш (273-ФЗ, 18 ст., 8.1 п.).

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры  Ногманова Людмила Николаевна институтның эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Чыгышның темасы: «Татарстан Республикасы педагогларының өстәмә һөнәри белем алуларында экосистемалы якын килү». Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча директор Шәмсетдинова Лариса Петровна «Дәрестән тыш эшчәнлектә кулланыла торган «Химия» предметын тирәнтен өйрәнү өчен интерактив цифрлы ресурслар» турында сөйләде.

Онлайн-семинарда бөтен илдән мәгариф үсеше өлкәсендә белем бирү оешмаларының, педагогларның һәм экспертларның өч меңнән артык җитәкчесе катнашты. «Цифрлы триатлон 2022» катнашучыларын өч тематик юнәлеш буенча бай программа көтте:

  • катнаш һәм гибридлы укытуны оештырганда дәрестә цифрлы коммуникацияләрдән имин файдалану;
  • уку материалларын визуальләштерү;
  • укучыларның цифрлы тирәлектә нәтиҗәле эшен оештыру.

Чыгышлар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин https://www.youtube.com/watch?v=fJtsSq1V-bI (Ногманова Л.Н. трансляция вакыты:  1.26 – 1.33; Шәмсетдинова Л.П. трансляция вакыты: 5.17 – 5.24).

Фотогалерея: