• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атналыгы

Россия Мәгариф министрлыгы 2022 елның 24 октябреннән 30 октябренә кадәр Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атналыгын уздыру турында хәбәр итә. Чараны үткәрү программасы балаларның ата-аналары өчен тәрбия, укыту, балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерү, ата-аналарга очрашырга туры килә торган кыенлыклар һәм кризис хәлләре өлкәләрендә аеруча актуаль темалар буенча ачык лекцияләр, вебинарлар, мастер-класслар үз эченә ала.

Чара онлайн-форматта узачак. 

Катнашу өчен сылтама буенча күчеп, датаны, теманы сайларга һәм теркәлергә кирәк.

Чараның программасына сылтама: https://ikp-rao.ru/vserossijskaya-nedelya-roditelskoj..