• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 27-28 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ел саен үткәрелә торган «Белем бирүдә остазлык: хәзерге заман теориясе һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция 2022 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чаралар планы нигезендә, «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы, «Технология» предмет өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге, «Өстәмә һөнәри белем бирү процессын цифрлы трансформацияләүнең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы кысаларында үткәрелә, .

Конференциядә катнашырга мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче галимнәр һәм Россия Федерациясе субъектларыннан килгән мәгарифне үстерү институтлары белгечләре чакырыла.

Конференциянең пленар секциясен үткәрү датасы: 27 октябрь.
Үткәрү вакыты: 13.00 (мск). 

Конференциянең пленар өлешен трансляцияләү Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты порталында түбәндәге сылтама буенча башкарылачак:  https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA 

Конференция кысаларында секция эше турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: http://irort.ru 

 

Тулырак мәгълүмат: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68 йорт, 202 кабинет, телефон: (8)9083432329, e-mail: iro.proff@gmail.com