• Русский
  • Татарча

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча мәктәп директорларын укыту

2022 елның 25 октябрендә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 22 директорын укыту тәмамланды.

Мәктәп директорларын укыту кысаларында белем бирүнең көнүзәк мәсьәләләре каралды: белем бирүдә инновацияләр, яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру, белем бирү оешмасында инклюзив белем бирүне оештыру, цифрлы белем бирү киңлеге шартларында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең төрле формаларын куллануның торышына һәм перспективаларына күзәтү. 

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары «Мәктәп директорының идарә итү эшчәнлегендә инновацион алымнар» темасына Казан шәһәренең түбәндәге мәйданчыкларында көндезге стажировка үтте:

  • Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясе (директор Л.А. Яковлева); 
  • КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей (директор Е.Г. Скобельцына). 

Мәктәп директорларын укытуның йомгаклау этабында идарә итү эшчәнлегенең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якладылар. Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, программаның гамәли юнәлешле булуын билгеләп үттеләр.
 

Фотогалерея: