• Русский
  • Татарча

Яшь педагогларның “Педагогик олимпиада” һөнәри осталык конкурсы

2019 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә, Казан шәһәре Совет районының 108 нче гомумбелем мәктәбе базасында Казан шәһәре мәгариф оешмаларының яшь педагоглары арасында “Педагогик олимпиада” дип исемләнгән һөнәри осталык конкурсы уздырды. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Укытучы 2.0” федераль инновацияле мәйданчыгы кысаларында оештырылды. Конкурсның инновациялелеге ярышларның индивидуаль формасыннан командалар арасындагы бәйгегә алыштырудан гыйбарәт иде.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында яшь педагоглар “Үзпрезентация” темасына үзләренең видеороликларын тәкъдим итте. Эксперт бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча икенче этапка 21 кеше узды. Әлеге укытучылар Казан шәһәренең берүк районында эшләүләрен исәпкә алып, 5-6 кешедән торган 4 командага берләште.

Командалар бергәләшеп педагогик кейслар чиште, аерым бер предмет мисалында 4К-компетенцияләр формалаштыру буенча (тәнкыйди фикерләү, креативлылык, кооперация һәм коммуникация) дәрес проектын әзерләделәр һәм аны тәкъдир иттеләр.

Конкурста җиңүне Вахитов һәм Идел буе районнары яшь педагоглар командасы яулады, икенче урында – Совет районы, өченчедә – Киров һәм Мәскәү районнары командасы, дүртенче урын Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы командасына бирелде.

Катаншучылар һәм эксперт комиссиясе әгъзалары сынауларның кызыклы форматта булуын билгеләп үттеләр һәм киләсе уку елында “Педагогик олимпиада” конкурсын республика күләмендә үткәрү тәкъдиме белән чыктылар.

Фотогалерея