• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен тренинглар («Укытучы 2.0»)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында «Ресурс» шәһәр психология-педагогика үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында шәхси компетенцияләрне үстерүгә һәм эмоциональ януны профилактикалауга юнәлдерелгән яшь педагоглар өчен тренинглар циклы уздыра башлады.

2022 елның 20 октябрендә үткәрелгән беренче тренинг психологик аспектларга һәм эмоциональ яну факторларына багышланган иде. Яшь педагоглар төркемдә үзләренең хезмәттәшләре белән таныштылар, Бойко методикасы буенча эмоциональ һәм һөнәри яну дәрәҗәсен бәяләделәр, яну турында белделәр һәм озакка сузылган планлы эшкә әзерләнделәр.

Фотогалерея: