• Русский
  • Татарча

«Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү» темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара укыту семинары

2022 елның 20 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районындагы 6 нчы гимназия базасында «Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү» темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара укыту семинары узды. Чара укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру өчен оештырылды, яңа буынның укыту-методик комплектын укытуга аерым игътибар бирелде.

 

Семинарда «Яңартылган ФДББС шартларында «Татарстан Республикасының Дәүләт теле - татар теле» предметын укыту» темасы буенча татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы чыгыш ясады.

Фотогалерея: