• Русский
  • Татарча

«Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 3 октябреннән 14 октябренә кадәр «Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды.  (куратор - Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К. Ш.). Татарстан Республикасының 26 педагогик хезмәткәре белем алды. Курсларның күләме: 72 сәгать.

Программа дисграфия һәм дислексия мәсьәләләре буенча һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияләрне камилләштерүгә һәм (яисә) алуга, шулай ук аларны җиңүнең төп ысулларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.  «Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау,коррекцияләүгә (шул исәптән, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре ичкләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча курсларда язма сөйләм процессларын профилактикалау һәм коррекцияләү үзенчәлекләренә, нейропсихологик якын килү позициясеннән өйрәнүдәге кыенлыклар сәбәпләренә заманча караш тәкъдим ителде, белгечләрнең коррекция эшенең һәм дисциплинара хезмәттәшлегенең гамәли алымнары күрсәтелде. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: мәктәп логопунктында балаларны тикшерүне оештыру, мәктәптә логопед дәресләренең структурасы һәм этаплары, язма сөйләм бозуларны коррекцияләү программаларын төзү. Курслар ахырында тыңлаучылар кафедраның профессор - укытучылар составына һәм чакырылган белгечләргә рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: