• Русский
  • Татарча

«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» республика туган якны өйрәнүчеләр форумы. Йомгаклар

 

2022 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә изге җирдә - Болгар шәһәрендә «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләрнең очрашуы» IV Республика туган якны өйрәнү форумы үткәрделәр.

Сәламләү сүзе белән Мәгарифне үстерү институты ректоры киңәшчесе Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Савинов Евгений Викторович чыгыш ясадылар. Форум кысаларында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Ваһапов Ринат Зиннәт улы укучылар өчен өстәл уеннары, урта гасыр каралары һәм гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар үткәрде. Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Кондратьева Наталья Борисовна педагоглар өчен «Кыр һәм туган якны өйрәнү материаллары белән эшләү методикасы» практикумы үткәрде.

Катнашучыларның чыгышларын компетентлы жюри әгъзалары бәяләде, ул Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының, Спас муниципаль районының Мәгариф бүлегенең һәм Балалар иҗат йортының әйдәп баручы галимнәрен, белгечләрен, педагогик хезмәткәрләрен үз эченә алды.  Жюри эше йомгаклары буенча укучылар һәм педагоглар арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде (исемлек бирелә).

 

 Барлык укучыларны һәм педагогларны котлыйбыз, туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерүдә уңышлар телибез!

Фотогалерея: