• Русский
  • Татарча

Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция

2022 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Конференция эшендә Татарстан Республикасының 28 педагогы һәм 112 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнаша. 

Конференциянең төп максаты - сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру, укучыларның иң яхшы казанышларын күрсәтү һәм пропагандалау, укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту. 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары жюри әгъзалары һәм спикерлар булып чыгыш ясаячак.  Конференция Татарстан Республикасы Норлат шәһәрендә көндезге форматта узачак.