• Русский
  • Татарча

«Башлангыч, төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын гамәлгә кертү шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» уку предметларын укытуны оештыру» семинары

2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч, төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын гамәлгә кертү шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» уку предметларын укытуны оештыру» семинарын үткәрә.  

Семинарның максаты: «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәткәрләр катнаша. 

Семинар спикерлары:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова З.И.;
  • Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Садриева Г.Р.