• Русский
  • Татарча

«Саратов өлкәсендә этномәдәни белем бирүне үстерү: торышы, проблемалары һәм перспективалары» темасы буенча Саратов өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе

«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасында 2014-2022 елларга исәпләнгән мөнәсәбәтләрне, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, белем бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында 2022 елның 13-15 октябрендә Саратов өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының: «Саратов өлкәсендә этномәдәни белем бирүне үстерү: торышы, проблемалары һәм перспективалар» проблемасы буенча семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Семинар-киңәшмә Советлар Союзы Герое Г.Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе базасында үткәрелде, анда Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Саратов өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Саратов өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чараны уздыру кысаларында катнашучылар милли мәгарифне үстерү, мәдәниятләр диалогы принцибын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук милли белем бирү өлкәсендә гимназия эшчәнлеге белән таныштылар, татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар карадылар.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы «Яңартылган ФДББС шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту» темасы буенча чыгыш ясады. Анда РФ төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм татар телен саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру мәсьәләсе каралды.

Барлык катнашучылар да әлеге чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

Фотогалерея: