• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив программаларында МБ ФДББСын гамәлгә ашыру” темасы буенча түгәрәк өстәл

2019 елның 12 апрелендә ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы Дәүләт биремен үтәү кысаларында «Мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив программаларында МБ ФДББСын гамәлгә ашыру” темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрде. Чара Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылындагы “Чишмәкәй” балалар бакчасы базасында үтте. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 50 педагог катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында педагоглар мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын үстерү, “Мате плюс” укыту-методик комплексы буенча эш системасы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны математик үстерүнең уен технологияләре турында фикер алышты, балаларның математик сәләтләрен үстерү нигезләрен формалаштыру чарасы буларак ЛЕГО-конструкторлаштыру белән таныштылар. Кафедра доцентлары, психология фәннәре кандидатлары С.Н. Башинова һәм Р.И. Латыпова мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын гамәлгә ашыруның алдынгы педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.

Түгәрәк өстәл дискуссия белән тәмамланды, аның барышында ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Фотогалерея