• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмаларында коррупциягә каршы эш өчен җаваплы затларны укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 28-30 сентябрендә белем бирү оешмаларында коррупциягә каршы эш өчен җаваплы затларны (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе нигезендә һәм «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру»Татарстан Республикасы дәүләт программасы нигезендә) укыта.

Укыту «Белем бирү оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча үткәрелә (күләме – 16 сәгать). Укулар тәмамлангач, квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Укуларны оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы.