• Русский
  • Татарча

Ульяновск шәһәрендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының, этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең төбәкара семинар-киңәшмәсе

2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру максатларында 2022 елның 27 сентябрендә «Преобразование 73» белем бирү форумы кысаларында Ульяновск шәһәрендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының, этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең заманча коммуникатив технологияләр кулланып татар телен укыту сыйфатын камилләштерү, гомуми кыйммәтләр нигезендә Россия үзенчәлеген формалаштыру һәм Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төбәкара семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы консультанты Әхәтова А. Г., «Мәгарифне үстерү институты» Өлкә дәүләт автоном учреждениесе директоры Андреев С.А., «Мәгарифне үстерү институты» Өлкә дәүләт автоном учреждениесенең Белем бирү сыйфаты стратегиясе һәм идарә бүлеге баш белгече Абутдинова А. С., «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Сафин Р. Ф., Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, педагогик хезмәткәрләр, татар халкының телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча дәрестән тыш һәм түгәрәк дәресләр алып баручылар, Ульяновск өлкәсенең белем бирү оешмалары тәрбиячеләре катнашты.

Чараны үткәрү кысаларында милли мәгарифне үстерү, тел белемендә мәдәниятләр диалогы принцибын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы «Яңартылган ФДББС шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын  укыту» темасы буенча чыгыш ясады, РФ төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм туган телне саклау, өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру мәсьәләсе кузгатылды.

Барлык катнашучылар да әлеге чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

Фотогалерея: