• Русский
  • Татарча

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында функциональ грамоталылыкны тәшкил итүче буларак креатив фикерләүне формалаштыру» гамәли фәнни тикшеренү

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы «Гамәлгә куючының Дәүләт йөкләмәсен раслау турында» боерыгын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында функциональ грамоталылык буларак креатив фикерләүне формалаштыру» гамәли фәнни тикшеренү үткәрә. Тикшерүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган анкета сорауларына җавап бирергә кирәк: https://forms.gle/Vsg4VXQ875j5QF3x5

Гамәли тикшеренүләрне фәннәи яктан Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы хезмәткәрләре белән берлектә Мәгълүмати-аналитик бүлек тәэмин итә. Тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау укытучыларның креатив фикерләү ысулларын һәм алымнарын белү дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Гамәли тикшеренү барышында кулланылган төп сораштыру ысулы-Google Forms онлайн сервисында урнаштырылган электрон формадагы анкета рәвешендә тәкъдим ителгән. 

Тикшеренүдә катнашу өчен сылтама буенча урнаштырылган анкета сорауларына җавап бирергә кирәк: https://forms.gle/Vsg4VXQ875j5QF3x5

Сезнең җавапларыгызны 2022 елның 20 октябренә кадәр көтәбез.

Хезмәттәшлек өчен рәхмәт!