• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» җиденче җыентыгы әзерләнде

Халыкка, ата-аналар җәмәгатьчелегенә федераль һәм төбәк кануннарындагы үзгәрешләр, бала хокукларын яклау институтының кабул ителгән норматив актлары, балалар һәм гаиләләр мәнфәгатьләрендә инициативалар турында киң мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» җиденче җыентыгы әзерләнде.

Әлеге җыентыкның материаллары ата-аналар җәмәгатьчелегенә, балалар һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау өлкәсендә кызыксынган хезмәтләргә адреслана, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль яклау системасында эшләүчеләргә файдалы булачак.

Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест (сылтама)