• Русский
  • Татарча

«Конструктив» Республика форумы

2022 елның 23-25 сентябрендә Татарстан Республикасында «Конструктив» форумы узды.

Форумны оештыручылар:
- ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты;
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
- Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе.

Форум кысаларында экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалау өлкәсендә белем бирү чаралары үткәрелде. Форумда Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Шамил улы Галиев һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.А. Кондратьева катнашты.

Өч көн дәвамында форумда катнашучылар дискуссияләрдә һәм уеннарда катнашырга, профессиональ спикерларның лекцияләрен тыңларга, кейслар чишәргә, проектлар эшләргә, сораулар бирергә, мәгълүмати, психологик һәм физик куркынычсызлык өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен арттырырга мөмкинлек алдылар.

Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре форумда спикер буларак катнашты. Эльвира Хамзеевна әти-әниләр аудиториясе өчен «Яшүсмер нәрсә турында сөйләми?» лекциясен укыды. Лекция укытучылар һәм ата-аналар җәмгыяте өчен турыдан-туры трансляция режимында узды. Эльвира Хамзәевнаның лекция язмасын сылтама буенча карап була: https://vk.com/video-77022861_456239315

Яшьләр мохитендә экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча «Конструктив» Республика форумын гамәлгә ашыруда эксперт ярдәме өчен Башлай Эльвира Хамзәевна Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фотогалерея: