• Русский
  • Татарча

Тренерлар өчен тренинг («Укытучы 2.0»)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында «Ресурс» шәһәр психология-педагогика үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында «Укытучы ресурста» дигән тренинглар циклын башлап җибәрде.

 

Яшь педагогларда эмоциональ януны кисәтү буенча тренинглар үткәрү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 26 педагог-психологы сайлап алынды. Алар 22 сентябрьдә «Ресурс» үзәгенә тренинглар программасын гамәлгә ашыру планнары турында фикер алышу өчен килделәр.

Чарада катнашучылар белем бирү оешмаларында һәм муниципаль берәмлекләрдә педагоглар белән тренинглар үткәрү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эшне дәвам итү өчен методик материал алдылар һәм төркемдә аерым күнегүләр эшләделәр.

Фотогалерея: