• Русский
  • Татарча

Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: график редакторларда эшләү практикасы» республика семинары

2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында Татарстан Республикасының «Технология» предмет өлкәсе буенча программаларны гамәлгә ашыручы һәм «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы катнашучылары булган педагогик хезмәткәрләр өчен.«Яңартылган ФДББС буенча «Технология» предмет өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: график редакторларда эшләү практикасы» республика семинары узды.

Семинар кысаларында Түбән Каманың 10 нчы урта мәктәбе технология укытучысы Жданова Марина Александровна Компас 3D һәм ThinkerCad график редакторларында эшләргә өйрәтте. Компас 3D-универсаль автоматлаштырылган проектлау системасы, ул эшләнмәләр сызымнарын, схемаларны, спецификацияләрне, текст һәм башка документларны оператив режимда чыгарырга мөмкинлек бирә. ThinkerCad-3D проектлау өчен бушлай веб-кушымта. Дәрес барышында семинарда катнашучылар 3D Компаста “Петля” детальләренең ике төрен төзеделәр, ThinkerCad программасының интерфейсы белән таныштылар һәм анда бирелгән темага 3D күләмле модель булдырдылар. Педагоглар спикердан алынган методик материалларның файдасын аерым билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасы: https://rutube.ru/video/f7bf19376ad57e718b5c55e2f1c2fbc4/
Фотогалерея: https://disk.yandex.ru/d/3gfLnS0WqT2ptg
Семинар материаллары:  https://disk.yandex.ru/d/Y49wWQCbh_zKBQ
 

Фотогалерея: