• Русский
  • Татарча

«Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалы

Бүген, 2022 елның 23 сентябрендә, Ярославльдә «Россия ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалы старт алды. «Россия ел тәрбиячесе» конкурсы «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза һәм мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсешенә юнәлдерелгән.
Конкурста катнашкан 83 кеше арасында Казан шәһәренең 397 нче балалар бакчасында укытучы-логопед Рената Хәбибуллина да бар.

Конкурс һәм белем бирү чаралары Ярославль өлкәсенең башка мәйданчыкларында һәм белем бирү оешмаларында узачак. Бәйгенең барышын онлайн күзәтеп була, конкурсның рәсми сайтында трансляция оештырылачак: https://vospitatelgoda.ru

«Россиянең ел тәрбиячесе» конкурсының йомгаклау этабының жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Светлана Николаевна Башинова бар.

Рената Хәбибуллинага конкурста уңышлы катнашуын һәм, әлбәттә, җиңүләр телибез!

Фотогалерея: