• Русский
  • Татарча

«Заманча белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча белем бирү оешмалары җитәкчеләренең кадрлар резервын укыту

 

2022 елның 19 сентябреннән 22 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белем бирү оешмалары җитәкчеләре резервын укыту курсларының беренче сессиясе узды.
Беренче сессия кысаларында белем бирү менеджменты нигезләре, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте, мәгариф хокукы, яңартылган ФДББ, креатив фикерләү, тәрбия системаларын һәм өстәмә белем бирүне үстерү буенча лекцион һәм гамәли дәресләр үткәрелде.

 

Кадрлар резервын тыңлаучыларның 89ы Казан шәһәре Идел буе районы 40 нчы гимназиясе базасында «Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» стажировкасын үтте (директоры Л.А. Яковлева).

Тыңлаучылар курслар оештыруга югары бәя бирделәр, программаның практик-юнәлешле характерын билгеләделәр.

Фотогалерея: