• Русский
  • Татарча

«Чакырудан-гәүдәләнешкә»

2022 елның 20 сентябрендә Казан шәһәренең «Мәгариф хезмәткәрләре йорты»нда «500+»федераль проектына керә торган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең мәктәпләр идарә итү командаларының стратегик сессиясе узды. 2021 һәм 2022 елларда «Түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләр» исемлегенә кергән 100гә якын мәктәп җитәкчесе бүген үзләренең белем бирү оешмалары алдында торган актуаль проблемаларны билгеләде һәм алга таба үсеш векторларын формалаштырды.

Әлеге сессиянең заказчысы-ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ә аны модернизацияләү исә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләренә ышанып тапшырылган иде.

Көн дәвамында, проектлы эзләү техникасын, системалы анализ алымнарын һәм коучинг технологияләрен кулланып, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге командасы сессиядә катнашучыларга «Түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләр»нең тирәнтен проблемаларының сәбәпләрен эзләргә һәм аларны хәл итү буенча мөмкин булган вариантларны эшләргә ярдәм итте.

Әлеге стратсессиядә кулланыла торган заманча төркем эше методологиясе хисабына аның катнашучылары уңайлы шартларда югары нәтиҗәләргә ирешә алдылар, шулай ук бер-берсе белән аралашудан файда һәм ләззәт алдылар.

Фотогалерея: