• Русский
  • Татарча

Халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 28-29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модуль принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы, «Өстәмә һөнәри белем бирү процессының цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы кысаларында үткәрелә.

Конференциядә катнашырга мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар чакырыла.

Булачак чара турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча: http://irort.ru/ru/node/5277 

 

Конференциянең пленар утырышы 28 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә була.

Конференциянең пленар өлешен трансляцияләү Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты порталында сылтама буенча башкарылачак: 
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA 

Конференция эше кысаларында 2022 елның 29 сентябрендә «Өстәмә һөнәри педагогик белем бирү системасын цифрлаштыру: тенденцияләр һәм төп юнәлешләр» секциясе планлаштырылган.

Секциядә катнашучыларны теркәү сылтама буенча үткәрелә: https://forms.yandex.ru/u/62fca59f9c17b4068f13d586/

Конференция кысаларында секцияләр эше турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: http://irort.ru

 

Чараны оештыручылар:

  • Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге;
  • Мәгълүмати-аналитика бүлеге.