• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү: проблемалар һәм перспективалар» гамәли фәнни тикшеренү

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы «Гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен раслау турында» боерыгын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган  гамәли фәнни тикшеренү үткәрә.

 

Гамәли тикшеренүләрне татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре белән берлектә мәгълүмати-аналитик бүлек фәнни яктан тәэмин итә.

Гамәли тикшеренү барышында кулланыла торган төп ысул-тирән интервью ысулы. Экспертлар сыйфатында полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясый.

Тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау республикада полилингваль өйрәнүне гамәлгә ашыруның проблемалы зоналарын ачыкларга һәм аларны чишү өчен перспектив эш юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.