• Русский
  • Татарча

Яңартылган ФДББС буенча «Технология «фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: 3D-каләм белән күләмле модельләштерү практикасы» республика семинары

   2022 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Технология» предмет өлкәсе буенча программаларны гамәлгәашыручы һәм федераль инновацион мәйданчыкта катнашучы педагогик хезмәткәрләр өчен «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеген оештыру-методик һәм мәгълүмати тәэмин итү максаты белән «Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: 3D-каләм белән күләмле модельләштерү практикасы» темасына республика семинары уздырылды.

Семинар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең 41 нче урта мәктәбенең технология укытучысы Буркеева Аида Марсель кызы Татарстан Республикасы технология укытучылары өчен 3D-каләм белән эшләү буенча мастер-класс үткәрде. Дәрес барышында спикер 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен 3D-модельләштерү буенча дәрестән һәм дәрестән тыш чаралар оештыру тәҗрибәсен тәкъдим итте. Моннан тыш, педагоглар, махсус пластиктан күп күләмле әйберләр ясап, 3D-каләм белән мөстәкыйль эшләү мөмкинлегеннән бик теләп файдаландылар.

Семинарда катнашучылар семинарда алган практик тәҗрибәнең югары нәтиҗәлелеген һәм файдасын билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасы: https://rutube.ru/video/806362eca52a1149363d62fa412f66ba/
Фотогалерея: https://disk.yandex.ru/d/mORVi6QfJlNX1Q
Семинар материаллары:  https://disk.yandex.ru/d/aPiRPo3j0oIpxg
 

Фотогалерея: