• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова белән очрашуы

2022 елның 20 сентябрендәү белем бир оешмалары җитәкчеләре - «Заманча белем бирү менеджменты» һөнәри әзерлек курсларын тыңлаучылар  Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н.Ногманова белән очрашты. Людмила Николаевна үз чыгышында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында заманча мәгариф системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләп үтте, белем бирү өлкәсендәге иң мөһим проектлар - кадрлар белән эшләүне модернизацияләүгә юнәлдерелгән проектлар, дип ассызыклады.

Институтның төп максатчан юнәлеше-Татарстан Республикасында белем бирү оешмалары белән идарә итүнең заманча йөзен формалаштыру һәм белем бирү сыйфатын күтәрүдә җитәкченең лидерлык ролен тану.

Нәкъ менә җитәкчеләрнең лидерлык потенциалына, аларның тугры идарә итү һәм кадрлар карарларын кабул итү сәләтенә бәйле, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  ректоры Л. Н.Ногманова.

 

Ректор мәктәп дәрәҗәсендәге идарәчеләрнең игътибарын яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләсен хәл итү - барыннан да элек идарәче бурыч, дип юнәлтте. Асылда, мәктәп өчен ФДББС гамәлгә кертү - проект, ул яңа нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән бөтен педагогик коллективның килешенгән гамәлләрен оештыру буенча җитәкчеләрдән яңа проект компетенцияләре таләп итә.

Җитәкчеләр өчен һөнәри әзерлек программаларын гамәлгә ашыру буенча курс чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга эшнең практик юнәлешле формаларын, тематик тренингларны, эшлекле уеннар элементларын кулланып гамәли дәресләрне куллану ярдәм итә.

Очрашу барышында ректор тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Фотогалерея: