• Русский
  • Татарча

Укучыларның креатив фикерләвен формалаштыру буенча республика семинары үткәрү турында

2022 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укучыларның креатив фикерләвен формалаштыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы гомуми белем оешмалары укытучылары өчен «Креатив фикерләү буенча биремнәрне үтәү нәтиҗәләрен бәяләү үзенчәлекләре» республика семинарын уздыра.

 

Семинар кысаларында ачык банкның язма һәм визуаль үз-үзеңне белдерү йөкләмәләре, шулай ук социаль һәм табигый-фәнни проблемаларны хәл итүгә биремнәрне тикшерү каралачак.

Педагогларны видеоконференция форматындагы семинарда катнашырга чакырабыз.

Семинар 14.00 сәгатьтә башлана.
Zoom конферениясенә кушылу :
https://us02web.zoom.us/j/88251941343?pwd=RzBHcE5GbWl0M2ZPSXliRFNnVGRNUT09.

Конференциянең идентификаторы: 882 5194 1343
Керү коды: 360133

Семинарны оештыру буенча сорауларны irort2018@yandex.ru электрон почта адресына җибәрергә яисә 8 (843) 571-14-58 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы.