• Русский
  • Татарча

2022 елның 14-16 сентябрендәге Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, белем бирү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү максатыннан 2022 елның 14-16 сентябрендә Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәләре үткәрелде.

Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәрелде.

Семинар-киңәшмәләрдә Свердловск өлкәсе Түбән Серга муниципаль районы башлыгы В.В. Еремеев, Чиләбе өлкәсе Кунашак муниципаль районы башлыгы С. Н. Әминов, Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча даими вәкиле Х. М. Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Л. Р. Колесникова, Чиләбе өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Е.В. Бухмастова, Түбән Серга муниципаль районы администрациясенең Мәгариф идарәсе башлыгы Т. И. Черткова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Г. Ф. Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Х. Халиков һәм Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең 100дән артык педагогы катнашты.

Чараларны үткәрү кысаларында милли мәгарифне үстерү, тел белемендә мәдәниятләр диалогы принцибын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча методик ярдәм күрсәтү һәм ФДББС буенча уку эшчәнлеген оештыру» темасы буенча чыгыш ясады. Чыгышында ул түбәндәге мәсьәләләргә кагылды:

  • РФ төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм туган телне саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру;
  • «Сәләм!» яңа буын укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре. 

Барлык катнашучылар да чараларның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

 

Фотогалерея: