• Русский
  • Татарча

Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен укытучы эшендә гамәлгә ашыру

2022 елның 15-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедралары тарафыннан «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен укытучы эшендә гамәлгә ашыру» Иннополис мәктәбе педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә кертүнең норматив һәм методик тәэмин ителеше;
  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен фәннәр буенча укытуда гамәлгә кертү.

Программа онлайн-лекцияләр һәм гамәли дәресләр формасында электрон белем бирү һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Курсны тыңлаучылар дәресләрнең гамәли юнәлешле, эчтәлекле булуын, мәгълүматның әһәмиятлелеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук тыңлаучылар «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС проблематикасы рефлексиясе. Укытучының профессиональ эшчәнлегендә нәрсә үзгәрә?» түгәрәк өстәл дискуссиясендә актив катнаштылар.

Түгәрәк өстәл форматындагы йомгаклау аттестациясе программа ахырында 25 «Иннополис мәктәбе» укытучысы программаны уңышлы үзләштергәнен раслады.

Курсларның кураторы - Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирүне проектлау кафедрасы өлкән укытучысы Логинова Р. М.