• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларын билингвизм шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны телгә өйрәтү буенча укыту тәмамланды

Республикабыз муниципаль районнарыннан 30 кешенең Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 72 сәгать күләмендә ерактан торып һәм турыдан-туры укулары үтте (кураторы – Мифтахетдинова Н.Р.). Курслар чаралары кысаларында лекцияләр, белем бирү процессын проектлау, “Рус телен өйрәнәбез”, “Татарча сөйләшәбез”, “Туган телдә сөйләшәбез” инновацияле УМКларын гамәлгә ашыру буенча һәм мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесендә тел һәм үстерешле предмет-пространстволы мохит булдыруга кагылышлы практик дәресләр оештырылды. Шәхескә бәйле һәм һөнәри компетенцияләр формалаштыру һәм үстерү буенча практик дәресләр тренинглар һәм эшлекле уеннар формасында үткәрелде. Мәктәпкәчә белем баскычында белем бирү процессын УМКны исәпкә алып проектлаштыру буенча стажировкалар Казан шәһәре Мәскәү районының 105 нче балалар бакчасында һәм Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасында оештырылды. Стажировка программалары тыңлаучыларның категориясен һәм эш тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнде.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә һәрбер тыңлаучы үзенең һөнәри эшчәнлеген мәктәпкәчә белем ФДББС һәм яңа УМКлар таләпләренә тәңгәл китереп проектлаштырырга өйрәнде. Тыңлаучылар зур күләмле методик материалны электрон вариантта алу мөмкинлегенә ия булды.

Фотогалерея