• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинары

2019 елның 5 апрелендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 54 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы тарафыннан башлангыч сыйныф укытучыларының семинары оештырылды һәм үткәрелде. Семинарның темасы: “Башлангыч гомуми белем баскычында укучыларның белем бирү нәтиҗәләренә контрольлек итү һәм бәяләү”. Программаның кураторы – мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Җамалетдинова З.И.

Семинарда түбәндәге мәсьләләр каралды:

  • башлангыч мәктәптә планлаштырылган нәтиҗәләргә контрольне һәм бәяләмәне оештыру;
  • метапредмет осталыкларның формалашканлыгын бәяләү өчен проектлар методын куллану;
  • башлангыч мәктәптә УУГ формалаштыруны диагностикалау.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 54 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Хәһруллина Гөлназ Нәҗип кызына семинар үткәрүдәге ярдәме өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерә.

Фотогалерея