• Русский
  • Татарча

«Педагогның иң яхшы шәхси сайты-2022» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2022» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

Бәйгенең төп максаты – челтәрле белем бирү интернет-киңлеген гамәли куллануны һәм белем бирү, тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне нәтиҗәле куллануны тәэмин итү һәм үстерү.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының төрле типтагы һәм төрләрдәге (балалар бакчалары, балалар иҗат йортлары, гимназияләр, мәктәпләр, лицейлар, көллиятләр һ.б.) Интернет челтәрендә урнаштырылган, танып белү, белем бирү, тәрбия, мәгълүмат, коммуникация юнәлешле, Россия Федерациясе законнары нигезендә эшли торган шәхси сайтлары булган педагогларын конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 21 октябренә кадәр https://clck.ru/zqsYW сылтамасы буенча анкета тутырырга, аңлату язмасын һәм түләү документын беркетергә кирәк.

•    «Педагогның иң яхшы шәхси сайты - 2022» республика конкурсын уздыру турында 2022 елның 13 сентябреннән 414 нче номерлы боерыгына нигезләмә

Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати технологияләр бүлеге белгече А.У. Ларинадан алырга мөмкин.
Элемтә өчен телефон: 236-56-33, e - mail: saitconkurs@yandex.ru