• Русский
  • Татарча

Белем көне белән!

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне 1 сентябрьдә бөтен ил бәйрәм итә торган белем көне белән котлыйбыз! 1 сентябрь - яңа үрләр яулау һәм шәхси үсеш юлында чираттагы этап башлану, бу җентекле, җитди эштә республикабызның һәм бөтен илебезнең киләчәге белән бәйле яңа этап.

Бүген Татарстан Республикасында белем бирүне модернизацияләүгә, аның сыйфатын яхшыртуга, сәләтле, энергияле, иҗади фикерләүче гражданнарны әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Яңа уку елында безгә актуаль проблемаларны хәл итәргә һәм заманча чакыруларга җавап бирергә туры киләчәк, әмма беренче чиратта безнең бурыч - укытучыларга ярдәм итү, аларның һөнәри үсеше һәм социаль статусын күтәрү.

Бигрәк тә быел беренче тапкыр мәктәп сыйныфларына эләгүче яшь педагогларны котларга телибез. Сезнең хезмәтегез кирәкле генә түгел, уңышлы да булыр дип ышанабыз.

1 сентябрь-укытучыларның, укучыларның, ата-аналарның уртак бәйрәме. Барлык балаларга да яхшы билгеләр телибез. Укуда сезгә җиңел һәм кызыклы булсын, уңышларыгыз ата-аналарыгыз һәм укытучыларыгыз өчен горурлык булып торсын. Ә педагогларга оптимизм, яңа профессиональ җиңүләр һәм нәтиҗәле эш телибез.

Бәйрәм белән! Белем бәйрәме белән!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова