• Русский
  • Татарча

«Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2022 елның 24-26 август көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Казан мәгариф хезмәткәрләре йортында тәрбияләнүчеләре тәүлек буе белем бирү учреждениясендә була торган «Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы үткәрелде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Өч көн дәвамында тәрбиячеләр тәҗрибәле педагоглар һәм психологларның чыгышларын тыңладылар, ораторлык сәнгате һәм эмоциональ интеллектны үстерү буенча тренингларда катнаштылар, төрле педагогик сорауларга җаваплар алдылар, «авыр» балалар һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар белән эшләүнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр, кызыклы хикәяләр сөйләргә һәм аудитория игътибары белән идарә итәргә өйрәнделәр.

Катнашучыларның фикерләре буенча, форум шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен бик файдалы булды. Моннан тыш, тәрбиячеләр башка шундый оешмалардагы хезмәттәшләре белән якыннанрак таныштылар һәм алга таба эшләү өчен эмоциональ тулылану алдылар.

Фотогалерея: