• Русский
  • Татарча

Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре темасына республика семинарлары нәтиҗәләре турында

2022 нче елның 24-26 нчы августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати тәэмин итү максатыннан мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, «Технология» фәне буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарлары сериясен уздырды.

 

Семинарда 350 дән артык педагогик хезмәткәр, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре катнашты.
    

Сериянең беренче семинары (24.08.2022) инвариант модульләргә һәм «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» модульләренә багышланган иде. Семинар спикерлары төрле модульләрне укыту өчен циффрлы белем бирү ресурсларына күзәтү ясадылар, «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек» модульләре кысаларында укучылар белән гамәли эшләрне оештыру тәҗрибәсен күрсәттеләр, семинар темасы буенча методик материаллар белән уртаклаштылар. 

Семинарның видеоязмасы 24.08.2022: https://youtu.be/ASa6TQ7eqXw
Спикерларның материаллары 24.08.2022: http://irort.ru/ru/node/5333

Икенче семинар (25.08.2022) «Робототехника» һәм «3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлау» модульләрен укытуга юнәлтелде. Семинар барышында спикерлар үз эш программаларының вариантларын тәкъдим иттеләр һәм әлеге вариатив модульләрне өйрәнгәндә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, семинар темасы буенча укыту тәҗрибәсе һәм методик материаллар белән уртаклаштылар.

Семинарның видеоязмасы 25.08.2022: https://youtu.be/pQmrduFWsyY

Спикерларның материаллары 25.08.2022: http://irort.ru/ru/node/5334

Өченче семинар барышында (26.08.2022) «Автоматлаштырылган системалар» һәм »Компьютер графикасы. Сызым» модульләрен укытуга басым ясалды. Семинар кысаларында спикерлар укучыларның әлеге модульләрне укыту аша функциональ грамоталылыкны формалаштыру ысуллары турында сөйләделәр, бу модульләрне гамәлгә ашыру өчен булган программаларга һәм онлайн редакторларга күзәтү ясадылар, шулай ук спикерлар һәм семинарда катнашучылар арасында тере дискуссия барышында төрле вариатив модульләрне укыту өчен кирәкле һәм җитәрлек сәгатьләр бүлү һәм аларның күләме турында фикер алыштылар.

Семинарның видеоязмасы 26.08.2022: https://youtu.be/LYlepA9_1lk
Спикерларның материаллары 26.08.2022: http://irort.ru/ru/node/5335

Семинар кысаларында Padlet платформасында виртуаль такталарда уртак эш алып барылды, анда катнашучылар «Технология» предмет өлкәсен укытуның модульле принцибын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, аерым вариатив модульләрне укыту буенча методик кулланмалар һәм материаллар белән уртаклаштылар, яңа уку елы алдыннан актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Семинарларның модераторы сыйфатында Программаларны һәм проектларны тормышка ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шәймөхәммәтова Э.Р. чыгыш ясады. Семинарлар йомгаклары буенча катнашучылар тәкъдим иткән материаллар нигезендә «Технология» предметы эчтәлегенең яңартылган модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы катнашучылары өчен яңа виртуаль мәйдан булдырылды. Семинарлар һәм виртуаль такталар материаллары белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында федераль инновацион мәйданчык битендә танышырга мөмкин.

Федераль инновацион мәйданчык бите: http://irort.ru/node/5321

Виртуаль такта: https://padlet.com/iroproff/qceoojm1xtngssvm
 

Фотогалерея: