• Русский
  • Татарча

«Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система» темасы буенча укыту семинарлары үткәрү турында

                                                    Хөрмәтле коллегалар!
Балаларны балалар бакчаларына урнаштыру һәм исәпкә алу өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең компетентлыгын арттыру, шулай ук «Балалар бакчасына электрон чират» муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту, күзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, мәгариф бүлекләре белгечләре өчен «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система» темасы буенча укыту семинарлары үткәрүне яңадан башлап җибәрә.

 

Семинарда электрон балалар бакчасы эшен оештыру, балаларны исәпкә кую һәм мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыра торган белем бирү учреждениеләренә күчерү, шулай ук чара темасы буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар тәкъдим ителә.

Семинарда катнашу өчен гаризаны түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: rcimkdo@mail.ru.

Семинар җитәкчесе: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгече, Электрон балалар бакчасы һәм Татарстан Республикасы буенча «Ата-аналар түләве» («Родительская плата») модуле администраторы Фазлыева Фәнисә Рафаил кызы, 8(843)571-14-78.

Укыту түләүле нигездә алып барыла һәм бер катнашучыдан 500 сум тәшкил итә.

«Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система» семинарында катнашу өчен гариза