• Русский
  • Татарча

«Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар

2022 нче елның 24-26 нчы августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати тәэмин итү максатыннан мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, «Технология» фәне буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарлары уздыра.

Семинарлар кысаларында спикерлар инвариант һәм вариатив модульләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак, яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры китереп эш программаларын, «Технология» фән өлкәсендә цифрлы белем бирү ресурсларын төзү вариантларын тәкъдим итәчәк.

Семинарларны трансляцияләү Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты порталында түбәндәге сылтама буенча башкарылачак: https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA 

Семинарларны үткәрү графигы:

  • 24 август, 13.00
    «Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: инвариант модульләре һәм «Терлекчелек һәм үсемлекчелек» модуле
  • 25 август, 13.00
    «Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: «Робототехника» һәм «3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлау» модульләре
  • 26 август, 10.00 «Фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: «Автоматлаштырылган системалар» һәм «Компьютер графикасы. Сызым»